Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск нефть техникумында республика бәйгесе

Студентларның фәнни һәм гамәли эш нәтиҗәләрен тикшерүче эксперт комиссиясендә эш белән тәэмин итүче оешмаларның да вәкилләре бар иде.

Республика һөнәри осталык бәйгесе, нефть һәм газ ятмалары булган  урыннарны эшкәртү, эксплуатацияләү, нефть һәм газ скважиналарын бораулау юнәлешендә укучы студентларның иң алдынгы һәм талантлыларын ачыклау, һөнәри белем бирүнең сыйфатын үстерү, һөнәрнең дәрәҗәсен күтәрү ниятеннән оештырылды. Студентларның фәнни-гамәли эшләрен "ЛениногорскРемСервис"оешмасының әйдәп баручы технологы Ленар Каниев рәислегендәге экспертлар төркеме тикшереп нәтиҗә чыгарды. Лениногорск нефть техникумы һәм Әлмәт политехника  техникумы призлы урыннар алды. Шуның белән Татарстандагы нефтьче һөнәре буенча укытучы оешмаларының  сыйфатлы белгечләр әзерләүен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев