Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында "Трактор-тагылма" операциясе бара

Республикада, шул исәптән Лениногорск районында, "Трактор-тагылма" профилактик операциясе бара.

Ул 7 июньнән 26сына  кадәр дәвам итәчәк.

Безнең районда әлеге операция Гостехнадзор һәм ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте белән берлектә үткәреләчәк, шулай ук рейдларда Әлмәт районы Гостехнадзоры инспекторы да катнашачак.

Әлеге чара трактор һәм аларның тагылмаларыннан, башка үзйөрешле машиналардан файдаланган вакытта кагыйдәләр бозуны ачыклау һәм кисәтүгә юнәлдерелгән. Рейдлар вакытында тикшерүче-хезмәткәрләр транспорт чараларын эксплуатацияләү һәм теркәлү кагыйдәләрен саклауга игътибар итәчәк, шулай ук техник күзәтү узуның үтәлешен тикшерәчәк, трактор, үзйөрешле машина белән идарә итүчеләрнең таныклыгы һәм ОСАГО полисы булуына да контрольлек итәчәк.

Мал азыгы әзерләүче авыл хуҗалыгы механизаторларына, шулай ук физик затларга техника куркынычсызылыгын һәм юл кагыйдәләрен сакларга киңәш ителә, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инспекторы Илнур Галимов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев