Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында янгында кеше янып үлде

Спиридоновка авылында бер корылмада янгын чыкты.

 

24 декабрьдә 04 сәгать 10 минутта  янгын сүндерү частенә  Спиридоновка авылыннан хәбәр килә, анда Ленин урамы ягыннан төтен күренә дип хәбәр итәләр.

Янгын  булган урынга сүндерүчеләр килгәндә, хуҗасы булмаган  корылманың түбәсе янып, эчке якка ишелеп төшкән, ут корылманы чолгап алган була. Янгын сүндерүчеләрне зерноток каравылчысы каршы ала. Ул эчке якта кеше булуы мөмкин, дип әйтә.

05 сәгать 41 минутта янгын сүндерүчеләр  җимерелгән түбә конструкцияләре арасыннан янып беткән кеше гәүдәсе табалар, аның шәхесен билгеләү мөмкин түгел иде.

Янгынның беренчел сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.

 

Вильданов Дамир, Лениногорск янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге өлкән инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев