Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучыларына Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин паспортлар тапшырды (Фотолар)

Бүген бу зур бәхеткә шәһәребезнең 14 яшүсмере иреште. 14 яшьлек егет-кызлар Мәдәният Сараенда тантаналы төстә кулларына беренче документларын алды.

Фәрит Мөхәммәтшин тантанага килүчеләрне бу вакыйга белән котлап, аларга тәртипле һәм тәрбияле булырга, мәктәптә бирелгән материалларны тырышып үзләштерергә, мәктәпне тәмамлагач, үзләре теләгән югары уку йортларына керүләрен теләде.
-    Бүген сез тормышыгызда иң төп документ булган паспортны кулыгызга алып, бәхетле, яхшы тормышка атлаячаксыз. Мин сезне бу вакыйга белән тәбрик итәм. Алга таба да уңышлар сезгә, - диде ул. 
Мәдәният Сараеның икенче катында үтүче әлеге  истәлекле һәм дулкындандыргыч чара “Бердәм Россия” көне уңаеннан уздырылды. 

Зилә Мөдәррисова тексты һәм фотолары.

 


 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев