Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне узды (фото)

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Лениногорск ЗАГС бүлегендә зурлап билгеләп үттеләр. Ул көнне Никахлашу сараена шәһәр һәм районда ике дистә елдан артык бергә гомер итүче парлар чакрылган иде. Бәйрәмдә 64 ел бергә гомер иткән Верхозиннар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Александр Платонович һәм Татьяна Степановна...

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Лениногорск ЗАГС бүлегендә зурлап билгеләп үттеләр. Ул көнне Никахлашу сараена шәһәр һәм районда ике дистә елдан артык бергә гомер итүче парлар чакрылган иде.

Бәйрәмдә 64 ел бергә гомер иткән Верхозиннар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Александр Платонович һәм Татьяна Степановна бер-берсен аңлашып, иңне-иңгә куеп гомер иткәннәр: ике бала тәрбияләп үстергәннәр, оныклары һәм оныкчыкларын тәрбияләүдә катнашалар. Бүләкләү тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миннегалләмова катнашты.

Шулай ук озак еллар бергә тату гомер иткән парларны да тантаналы рәвештә котладылар. Аннан бәйрәм бик матур табын артында дәвам итте.

Мондый зур бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә һәм ЗАГС хезмәте оешуның 100 еллыгына багышлап үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев