Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Үзәк район хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләделәр

Бүген район үзәк хастаханәсендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев яңа баш табибны тәкъдим итте.

Әлеге вазифага Татарстанның атказанган табибы - Рим Риф улы Әмиров билгеләнде.

Рим Рифович лениногорскилылар өчен чит кеше түгел, ул безнең район табибы. Үзәк хастаханәдә озак еллар эшләп киткән иде.

2015 елдан Зәй хастаханәсендә баш табиб булып, 2020 елдан бүгенге көнгә кадәр Бөгелмә хастаханәсендә баш табиб булып эшләде.

Рим Әмировка уңышлар телибез.

Район үзәк хстаханәсендә баш табиб булып моңарчы 2019 елның июленнән 2020 елның июленә кадәр Сергей Кобзарев эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X