Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 100 нче булып туган сабыйга ТАССРның 100 еллыгы медале тапшырылды

Бүген шәһәребездә 100 нче булып туган сабыйга ТАССРның 100 еллыгы медале тапшыру тантанасы узды.

 

 Яшь әти-әнине тәбрикләргә Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, социаль мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Владимир Друк, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннегалләмова, үзәк район хастаханәсе баш табибы Роман Кобзарев һәм бала тудыру йорты хезмәткәрләре, туганнар килгән иделәр.

Кудашевлар гаиләсендә бу өченче бала, ул 28 февральдә дөньяга килгән. Әтисе Илья һәм әнисе Эльмира аңа Лев дип исем кушканнар. Нарасый 4 кило 260 грамм булып туган. Бәхетле  сабый булып, әти-әнисе, туганнары белән үсүен телибез.

 

Гөлназ Хәйретдинова, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев