Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида автода күп төр ярышның муниципаль этабы узды

Лениногорскида “Автомногоборье” – автода күп төр ярышның муниципаль этабы узды, анда юл йөрү кагыйдәләрен белүдә һәм машинада идарә итә алу осталыгын күрсәтүдә Лениногорск мәктәпләренең автоклассларында укучылар ярышты.



16-17 яшьлек яшүсмерләр ярышка ныклап әзерләнгән. Башта алар компьютерда тест сорауларына җавап бирде. Икенче этапта автомобильне йөртү осталыгын күрсәтте. Эстакада, змейка, гаражга керү, параллель парковка – барысын да үтәделәр.

Конкурста катнашучы Адилә Рәшитова 16 яшендә автомобильгә рульгә утырган. Мәктәп укучысы булса да, машинаны да яхшы йөртә, техниканы да белә. Еш кына әтисе белән гаражда булалар, өйрәнә, кызыксына. Язын Адилә имтихан тапшырачак, ә машина йөртү хокукы документын 18 яшь тулгач алачак.

“Быел автода күп төр ярышлар дәүләт автомобиль инспекциясенең 85 еллыгына багышлана. Конкурста Лениногорск мәктәпләренең автоклассларында укучы 14 яшүсмер катнашты”, - ди “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова.

Зональ ярышлар Әлмәттә була. Анда өч Лениногорск укучысы катнашачак.


Фотолар: Наталья Лакомкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев