Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Дан мемориалы ачылды (ФОТОЛАР)

Шәһәребездә Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан узган митингта Бөек Ватан сугышына киткән якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү эше буенча зур эш башкарылды - "Лениногорскилыларның Үлемсез полкы" Дан мемориалы ачылды. Лениногорскиның (ул вакытта Шөгер һәм Яңа Писмән районнары) 102 авыл һәм поселогыннан 13 мең 582 кеше туган илебезне сакларга китә. Үз-үзен аямаган батырларның...

Шәһәребездә Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан узган митингта Бөек Ватан сугышына киткән якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү эше буенча зур эш башкарылды - "Лениногорскилыларның Үлемсез полкы" Дан мемориалы ачылды.

Лениногорскиның (ул вакытта Шөгер һәм Яңа Писмән районнары) 102 авыл һәм поселогыннан 13 мең 582 кеше туган илебезне сакларга китә. Үз-үзен аямаган батырларның фамилияләре яңа плакатларга язылган.

Дан мемориалы Гагарин урамы ягыннан Мәңгелек утка таба бару юлындагы аллеяда урын алган. Биредә уртада Ватан өчен һәлак булганнарга мәңгелек истәлек ташы куелган, ике яклап фронтка китеп һәлак булганнарның һәм исән-имин кайтканнарның фамилияләре язылган. Шулай ук районыбызның авыл җирлекләреннән күпме кеше китүенең саны аерым плакатта урын алган.

Әлеге эшнең инициаторы шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Марс Исхаков. Ветераннар советы узган ел "Лукойл-РИТЭК" җәмгыятьләре тарафыннан оештырылган конкурста катнашып, грант откан, шуның хисабына ясалган, шулай ук якташыбыз, нефть компаниясенең вице-президенты Николай Николаевның игелекле ярдәме зурдан булган.

Тантаналы чарага үзе - Николай Михайлович кайта алмаса да, әнисе Тамара Петровна, туган абыйсы Василий Кузьмичев катнашты. Николай Николаевка "Трудовая доблесть России" иҗтимагый оешмасы тарафыннан бирелгән Мактау грамотасын, мактау билгесен район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән Марс Исхаков тапшырды.

Дан мемориалындагы исемлекне авыл җирлекләре, Хәтер китабы, архив документларына нигезләнеп төзегәннәр. Исемлекне тулысынча ачыклау, дөресләү эше дәвам итә, плакатка әле тагын фамилияләр өстәп була, туганыгызны тапмасагыз, аңлашылмаучылык туганда, шәһәрдәге ветераннар советына мөрәҗәгать итегез, ачыкларбыз, ди Марс Исхаков.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев