Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Дәүләт медицина университеты һәм медицина көллияте студентлары десанты

Бүген шәһәребезнең Үзәк район хастаханәсенә булачак табиблар, шәфкать туташлары, гомумән, якын киләчәктә сәләмәтлек саклаучылар сафына кушылачак студент-медиклар килде.

”Медицина десанты” дип аталган акцияне, Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рим Әмиров ачып җибәрде. “Бүгенге студентлар үзләренең иртәгәсе көндәге һөнәрләре белән һәрвакыт элемтәдә булып, кызыксынып торырга тиеш, аннары, шәһәребезгә төрле тармактагы  табиблар  кирәк, алар бездә җитешми, безнең Лениногорск бик матур шәһәр, студентларга  шунсын да күрсәтәсебез килә, араларында ошатып, безгә эшкә килергә теләүчеләр дә булыр,”- диде баш табиб.

Яшьләр, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров  аңа теләктәшлек белдереп, медицина десантына уңышлар теләде.

    Тантаналар залында очрашудан соң, студентлар, шифаханәгә килгән кешеләр белән аралашып, теләкләре булганнарга ВИЧка тест ясаячаклар, үзеңнең ВИЧ-статусыңны белеп тору зыян түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев