Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида "Эш урыннары ярминкәсе" узды

Мәшгульлек үзәгендә үткән вакансияләр ярминкәсеннән 38 кеше эшкә урнашу өчен юллама алды. Кызык кына инде хәзер. Күп кенә предприятие-оешмалар эшче җитмәүдән интегә, шул ук вакытта эш таба алмаучылар да җитәрлек. Ул көнне ярминкәгә эш табарга теләп 196 кеше килгән иде, аларга 19 эш бирүче 96 эш урыны тәкъдим итте. Килгәннәрнең...

Мәшгульлек үзәгендә үткән вакансияләр ярминкәсеннән 38 кеше эшкә урнашу өчен юллама алды.
Кызык кына инде хәзер. Күп кенә предприятие-оешмалар эшче җитмәүдән интегә, шул ук вакытта эш таба алмаучылар да җитәрлек. Ул көнне ярминкәгә эш табарга теләп 196 кеше килгән иде, аларга 19 эш бирүче 96 эш урыны тәкъдим итте. Килгәннәрнең 20 проценты тирәсе генә үзенә туры килгән эш тапты. Тик ул кешеләр дә кире мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итмәс, дигән ышаныч юк шул.
Эш урыннарына килгәндә, алар төрле: транспорт предприятиесенә шоферлар, төзелеш предприятиеләренә эшчеләр кирәк. Шәһәрдәге бер гипермаркет та әнә белгечләр эзли: ашарга пешерүчеләр кирәк. Менеджеры кызыксынган кешеләргә бик җайлап кына аңлатып тора: эш графигы да уңайлы, хезмәт хакы да 15-17 мең тирәсе. Аның әйтүенчә, болардан тыш киләчәктә яңа кабул ителгән хезмәткәрләргә уку мөмкинлеге дә каралган. Тик, барыбер, янында эшкә алыгыз, дип чират торучы күренмәде.
Үзәк район үзәк хастаханәсе ярминкәдә утызга якын эш урыны тәкъдим иткән. Бүгенге көндә аларга табиб, фельдшер, слесарь-сантехник, санитаркалар, шәфкать туташлары кирәк. Хастаханәнең кадрлар буенча белгече Гөлнара Хаҗиева сүзләренчә, ул көнне бары бер генә хатын-кыз санитарка вакансиясе белән кызыксынып, хастаханәгә консультациягә килергә булган.
Эш эзләүчене нәрсә канәгатьләндерми соң? Әнә бер абзый сантехник яисә сакчы ишерәк эш эзли. Тик нәкъ менә үзен кызыксындырган эш тәкъдим итүче оешмага ышанып бетми. Эш хакы вакытында түләнми дигәнрәк имеш-мимешләр ишеткән. Кире борылды да китте инде. Аннары мәшгульлек үзәгенә исәпкә эш табасы иде, дип атлыгып торучылар гына басмый бит. Исемдә, бер танышым үз теләге белән эштән китеп, махсус шунда кергән иде. Имеш, бераз ял итеп ала. Юллама тоттырып, тегендә-монда җибәрә торгач, тәки үзенә ошаган эш тапты. Рәхәтләнеп, күңел биреп эшләп йөри хәзер.
Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 419 кеше исәптә тора. Арада югары белемлеләр, урта һәм һөнәри белем алучылар, инвалидлар да бар, ди үзәк белгечләре. Шулай ук 600 вакансия тәкъдим ителә икән. Ул көнне килгәннәрнең барысы да эш табып бетермәсә дә, консультация алды, үзләрен борчыган сорауларны бирде, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярмарка