Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида эш урыннары тәкъдим иттеләр

23 май көнне Лениногорск Мәшгульлек үзәге Лениногорск политехник колледжы базасында язгы эш урыннары ярминкәсе үткәрде.


Эш эзләүчеләр янына 19 предприятие-оешмалардан кадрлар хезмәте вәкилләре килгән иде. Алар  138 вакансия тәкъдим итте. Араларында агроном, ветеринар табиб, азык-төлек мастер-технологы, зоотехник, тәэмин итү буенча инженер, аш пешерүче, кондитер, токарь, слесарь, электрчы, электр белән эретеп ябыштыручы, биналарны җыештыручы кебек һөнәрләргә ихтыяҗ бар иде.

Эш эзләүчеләргә шулай ук мәшгульлек үзәгенең вакансияләре дә тәкъдим ителде. Анда 142 оешмадан 900дән артык вакансия бар.
Ярминкәгә 144 эш эзләүче килде. Алар арасында бөтенләй дә эшсезләр, кулай һөнәр эзләүчеләр бар иде. Предприятие-оешма вәкилләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге алдылар, сөйләштеләр, резюмеларын калдырдылар.

Ярминкәдә катнашучылар өчен политехник колледж студентлары көче белән  “Яшь профессионаллар” (WorldSkills) милли чемпионаты катнашучыларының эшләре күргәзмәсе дә оештырылды. Күргәзмәне барысы да ошаттылар.

 

Фото: Центр занятости

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев