Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Газетка язылучы көне" узды

2013 елның II яртыеллыгына "Заман сулышы" газетына язылу кампаниясе дәвам итә. Гадәттәгечә, "Татарстан почтасы" Бөгелмә филиалының Лениногосрк цехы газет-журналларга яздыру бүлеге хезмәткәләре белән берлектә җирле газет редакцияләре ярты ел эчендә берничә тапкыр "Газетка язылучы көне"н уздыра. Аның чираттагысы 17 май көнне язылучылар арасында үзәк почтада үтте. Бу көнне газетка 28...

2013 елның II яртыеллыгына "Заман сулышы" газетына язылу кампаниясе дәвам итә. Гадәттәгечә, "Татарстан почтасы" Бөгелмә филиалының Лениногосрк цехы газет-журналларга яздыру бүлеге хезмәткәләре белән берлектә җирле газет редакцияләре ярты ел эчендә берничә тапкыр "Газетка язылучы көне"н уздыра. Аның чираттагысы 17 май көнне язылучылар арасында үзәк почтада үтте.

Бу көнне газетка 28 кеше язылган булган. Алар арасында биш бүләк уйнаттык. Безнең газетны укучыларның күбесе авылда яшәүчеләр булганга, приз отучылар да алар арасында иде. Зур, йомшак мендәр Куакбаштан Зөлфия Рәхимовага чыкты. Сөлгеләр җыелмасы Сарабикколда яшәүче Әнәс Шаһиевка китәчәк. Бу юлы сарабикколлыларга бәхет елмайды. Чөнки икенче приз - кухня сөлгеләре дә Сарабикколда яшәүче укучыбызга чыкты, ул Расих Дәүләтшинга китәчәк. Якын арада бүләкләрегезне килеп алуны сорыйбыз.
Билгеләнгән вакытта, квитанцияләрен тотып килгән газет укучыларыбыз арасында ике приз уйнаттык. Җиңүченең берсе - Лениногорскида яшәүче Мәгъбүрә апа Вәлиуллина (әнисе өчен аның улы килгән иде) зур пачка чәй отты. Тимәштән килгән Кафия апа Мортазина мунча сөлгесенә лаек булды.
Газетка язылучылар арасында редакциянең үзендә призларны июнь ахырында уйнатачакбыз. Язылыгыз һәм 5-39-08 телефоны буенча квитанция номерыгызны һәм үзегез турында мәгълүматны шалтыратып хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газет

2
X