Заман сулышы

Лениногорскида халык җыеннары дәвам итә (фотолар)

Шәһәрдә үткән елда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Халык белән очрашып-сөйләшүнең чираттагысы 5 нче мәктәпнең актлар залында, 7 нче ТОС үзидарәсендә узды. Анда халык 7 ТОС рәисе урынбасары Зилә Мөдәрисова, ООО "Оникс" директоры Риф Зыятдинов чыгышларын тыңланды. Балаларның мәктәптән тыш вакытларын уздыру турында әлеге мәктәпнең директоры Галина...

Шәһәрдә үткән елда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Халык белән очрашып-сөйләшүнең чираттагысы 5 нче мәктәпнең актлар залында, 7 нче ТОС үзидарәсендә узды. Анда халык 7 ТОС рәисе урынбасары Зилә Мөдәрисова, ООО "Оникс" директоры Риф Зыятдинов чыгышларын тыңланды. Балаларның мәктәптән тыш вакытларын уздыру турында әлеге мәктәпнең директоры Галина Новичкова сөйләп узды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов районда башкарылган эшләр, дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Чыгышлардан соң халыкны борчыган сорауларга җаваплар да бирелде.

Лиана Габидулина фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: