Заман сулышы

Лениногорскида хуҗасыз бинада янгын чыккан

Социаль челтәрләрдә Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы бер бина ишегалдында төтен чыгуын төшергән фотолар пәйда булды. МЧСның республикадагы баш идарәсе матбугат хезмәтенең җитәкчесе Андрей Родыгин аңлатуынча, Энергетиклар урамы, 4 нче йортта янгын бүген 13 сәгать 22 минутта килеп чыккан. Кирпечтән төзелгән хуҗасыз бинада чүп-чарлар янган. Янгын сүндерүчеләр 13 сәгать 40 минутта...

Реклама

Социаль челтәрләрдә Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы бер бина ишегалдында төтен чыгуын төшергән фотолар пәйда булды.


МЧСның республикадагы баш идарәсе матбугат хезмәтенең җитәкчесе Андрей Родыгин аңлатуынча, Энергетиклар урамы, 4 нче йортта янгын бүген 13 сәгать 22 минутта килеп чыккан. Кирпечтән төзелгән хуҗасыз бинада чүп-чарлар янган. Янгын сүндерүчеләр 13 сәгать 40 минутта янгынны сүндергән. Зыян күрүчеләр юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: