Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яңа депутат сайланды

11 сентябрьдә Бердәм сайлау көнендә, Лениногорскида шәһәр советына өстәмә сайлаулар узды.


1803нче сайлау участогында (10нчы мәктәп) бер мандатлы 14нче округ сайлау округында дүртенче чакырылыш депутаты өчен тавыш бирделәр. Әлеге сайлау округы буенча 7 кандидат теркәлгән иде. Алар «Коммунистическая партия Российской Федерации», «Справедливая Россия – За Правду», «Либерально-демократическая партия»дән  һәм үз-үзен тәкъдим итүчеләр.

14нче сайлау округы  Лениногорск шәһәре һәм районында Бердәм сайлау көнендәге бердәнбер округ иде. Сайлау участогы иртәнге7дә ачылды. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Әлеге округта яшәүче сайлаучылар кичке 8гә кадәр участокка килеп тавыш бирүдә катнаштылар.

Тавыш бирү нәтиҗәсендә бер мандатлы 14нче округ буенча шәһәр Советы депутаты итеп Дмитрий Григорьевич Ильин сайланды. Ул 1987 елда Лениногорскида туган. «ЛениногорскРемСервис» җәмгыятендә производство системасы үсеше буенча әйдәп баручы инженер булып эшли.

Сайлау барлык эпидемиологик таләпләрне үтәп узды. Комиссия әгъзалары битлек киеп эшләде. Сайлаучылар бинага керү юлында термометрия уздылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев