Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида ишегалды ял лагерьлары эшен башлады

Лениногорскидагы җәмәгатьчелек үзидарәләренең һәрберсендә балалар өчен ишегалды ял лагерьлары җәй буе эшләячәк. Аларның кайберләрендә смена 31 нче майда ук башланды инде.

“Май ае шундый җылы килде, нәрсә көтеп торырга, безнең җәйгә планлаштырылган эшләребез бик күп,”- ди 6 нчы җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе урынбасары Наталья Копылова.

Бер үк вакытта ул ишегалды ял лагерының башлыгы да. Язның соңгы көнендә, иртүк, әлеге микрорайонда яшәүче аз керемле гаиләләрнең балалары ишегалды лагерына килеп тә җиткән. Чөнки мондый лагерьлар елның-елында күңелле, бай программалар төзеп, балаларның җәйге ялын онытылмаслык итеп оештырырга тырыша. Узган еллар белән чагыштырганда, быелгы ялның үзгәлеге дә бар.

Беренчесе һәм иң мөһиме: 6 нчы җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе урынбасары Наталья Копылова республика грантлар бәйгесендә җиңеп чыкты. Республиканың иң яхшы җәмәгатьчелек үзидарәсе исеменә һәм зур суммалы грантка лаек булды. Белгәнебезчә, әйбәт ял оештыру өчен яхшы ук чыгымнар тоту сорала. Ишегалды ял лагеры нәкъ менә шул грант акчасына эшен башлады да инде.

Әле тагын шунысын әйтергә кирәк, балаларны бушлай кайнар аш белән тәэмин  итү дә шушы грант хисабына башкарыла. Бер атна эчендә балалар төрле экскурсияләрдә, очрашуларда булырга өлгергәннәр. Шәһәребез буенча экскурсия ясаганнар, ни генә дисәң дә, барлык ата-ана да баласы белән урамнарда экскурсияләр ясап йөри алмый. Аларның моңа, дөресен әйткәндә, вакыты да җитми. Ә Лениногорскиның күз явын алырдай матур урыннары, табигате үзенә бер хозурлык бит.

Балалар белән шулай ук төрле темага багышланган тәрбия сәгатьләре дә уздыралар. Яшьтәшләрең белән дуслык урнаштыру, төрле начар гадәтләрне булдырмау турында әнгәмә корулар, рәсем-шигырь бәйгеләре көндә булып тора. Ә шушы арада гына булган юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, төрле хокук бозуларны кисәтүгә багышланган чара – бик җитди сынау булды.

Кагыйдәләрне кат-кат кабатлап, беркайчан онытылмаслык итеп хәтердә саклауны максат итеп куйды балалар бу чарада. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев