Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды (фотолар)

Бүген, 22нче июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. 1941нче елның 22нче июнендә, якшәмбе көн иртәнге сәгать 4тә Гитлер Германиясе безнең илгә хыянәтчел рәвештә хәрби һөҗүм - сугыш башлаган.

Бу дата уңаеннан олысы-кечесе Мәңгелек ут янына җыелды, һәйкәлгә чәчәкләр салды һәм сугыш корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды. Алар арасында шәһәребезнең хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Новиков та бар иде.
-  Безгә шушы дәһшәтле елларның шаһиты булырга туры килде, без бөтен көчебезне куеп, берләшеп  җиңү өчен тырыштык һәм җиңдек. Киләчәк буын шундый көчле әби-бабайлары белән горурланыр, аларны онытмас, - диде ул җыелган халыкны сәламләп.

Әйе, бу көн сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта... Сугыш вакыйгалары бездән ерагайган саен ветераннар һәм сугыш чоры балалары да сафы да сирәгәя бара. Тик алар кылган батырлык мәңгелек. Ул һәрвакыт безнең күңелләрдә.

 Фотолар: Зилә Мөдәррисова


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев