Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Корбан гаете ничек узачак? (көн тәртибе)

Быел дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, Корбан гаете намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карарга дигән тәкъдим керттеләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә.


Шул уңайдан, 31 июльдә шәһәрдә Корбан гаете намазы “Юность” стадионында уздырылачак.

Әлбәттә, биредә дә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү таләп ителә. Бу битлек, перчатка, шәхси намазлык белән килү. Намаз укыганда социаль дистанция дә сакланырга тиеш.

Лениногорск мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, 31 июль көнне 04 сәгать 15 минутта – Коръән укылачак һәм дога кылыначак.

05.00 сәгатьтә – бәйрәм белән тәбрикләү сүзе

05.05 сәгатьтә – вәгазь сөйләү

05.50 сәгатьтә – Гает намазы укылачак.

Чалган корбаннарыгыз кабул булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев