Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида коронавирус яки хастаханәдән тыш пневмониядән өйдә дәваланучы авырулар бушлай дарулар белән тәэмин ителә

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле бик күп кеше чирдән өйдә дәвалана. Амбулатор дәваланучылар моңа кадәр дарулар өчен акчаны үз кесәсеннән чыгарырга мәҗбүр булды.


Әлеге проблеманы хәл итү максатыннан өйдә дәваланучыларны дарулар белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан 5 миллиард сум акча бүленгән. Бушлай дару препаратлары тапшыру эше безнең шәһәрдә дә оештырылган.

Амбулатор авыруларны дәвалау өчен кирәкле булган дарулар белән тәэмин итү схемасында табиб, хастаханә, даруханә һәм волонтерлар катнаша. Чир йоктырган кешенең өенә барып, яки пациент хастаханәгә килгән очракта, табиб аны карый, авыруның клиник картинасын ачыклый, чирнең барышы буенча мәгълүмат туплый, хроник авыруларны һәм башка мөһим факторларны күздә тотып, кирәкле дару препаратлары билгели һәм бу информацияне хастаханәгә җиткерә.

Анда табиб билгеләгән схема буенча электрон формада рецептларны яздыралар һәм аларны шәһәрнең 147нче дәүләт даруханәсе шунда ук онлайн рәвештә кабул итә. Анда кирәкле препаратлар тупланмасы җыела. Шуннан соң рецептларны китереп бирү өчен җаваплы шәфкать туташы даруханәгә рецептларның кул куелган кәгазь вариантын илтә.

Кирәкле дару препаратлары туплангангач, волонтерлар чакырыла. Алар авыруларга препаратлар комплектын тәүлек дәвамында китереп бирергә тиешләр. Лениногорскида даруларны китерү буенча яшьләр һәм спорт идарәсе волонтерлары зур ярдәм күрсәтә. Препаратларны алганнан соң, аларны амбулатор дәваланучыларның адреслары буенча өйләренә китереп бирәләр, дару тапшыруны раслап, фото төшерәләр һәм хастаханәгә җибәрәләр. Авыру кеше белән волонтерлар очрашмый. Пакетны ишек тоткасына элеп калдыралар. Дәваланучы аны үзе чыгып алырга тиеш.  

Шул рәвешле, авыру кешегә рецепт яздыру яки даруларны алу өчен үзләренә килеп йөрергә кирәкми. Шулай ук аларның туганнарына да бу рөхсәт ителми. Бу авыру таралмау һәм эпидемиягә каршы чараларның тәэмин ителүе өчен шулай эшләнә.

Препаратларны биргәндә, кешенең матди хәле дә, яше дә исәпкә алынмый. Шунысын да әйтеп узарга кирәк: кеше социаль пакеттан баш тарткан булса да, коронавирус инфекциясе яки пневмониягә каршы дарулар аңа да бушлай биреләчәк.

Гөлназ Хәйретдинова

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X