Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида күпбалалы гаиләләргә торак алу өчен сертификат тапшырдылар

Лениногорскидагы гаиләләрне бүген шатландырдылар: мэриядә күпбалалы гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырылды.

 


Аларны тантаналы төстә Башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Михайлова ике гаиләгә тапшырды. Шулай ук торак бүлеге белгече Елена Романеева да котлау сүзләре ирештерде.

Сарабиккол авылыннан Асия Латыпова 6 бала тәрбияли. Сертификат алырга биш бала белән килгән иде.
-    Торак сертификаты алуга бик шатландык. Рәхмәт яусын барысына да, - ди ул.

Асия апаның олы баласы тормышта икән инде, ике бала үстерәләр икән, оныклар үсеп килә, димәк. Асия ханымның иң кечкенәсе Айгөл, аңа 7 яшь.

Чатуров Андрей белән Вера гаиләсендә дә 6 бала тәрбияләнә.
-    Зур кызыбыз Мәскәүдә, ике оныгыбыз бар. Иң кечкенә кызыбызга 1 яшь тә 3 ай. Дәүләт тарафыннан шундый зур ярдәм булуга бик шатбыз, - ди алар.
Гаилә башлыгы предприятиедә эшли, Вера исә хуҗабикә. Балаларны эшкә өйрәтеп үстерергә тырыштык, диләр.

 

Розалия Мостафина, Автор фотолары

Тулырак "Заман сулышы"нда укырсыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев