Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида матур датада 6 пар никахлашкан

Кичә, 21 гыйнвар көнне Лениногорск районында гаиләләр саны артты.



Матур датада - 21.01. 2021  алты  пар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәде. ЗАГСта өйләнешүчеләр арасында зур ажиотаж булмаса да, бу көнне мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерергә килүчеләр башка көннәргә караганда күбрәк иде, аеруча матур датаның пәнҗешәмбегә туры килүен исәпкә алганда.

Шулай ук 21 гыйнварда Лениногорскиның балалар табу йортында ике бала, бер кыз һәм бер малай дөньяга килгән.

Киләсе матур датаның иң якыны 12 февральдә булачак, бу сан алдан да арттан да бертөрле укылуы белән дә үзенчәлекле. Бу көн җомгага туры килә.

Аннан соң 1 һәм 2 саннары күп тапкыр кабатланган матур даталар булып 21 февраль, һәм ел ахырында 20,21 декабрь көннәре торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев