Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр (Фотолар)

Бүген районыбызның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чарага җыелды. Шәһәребезнең Мәдәният Сараенда оештырылган "ак халатлы фәрештәләр" бәйрәме күтәренке рухта узды.

- Республикабызда, районыбызда медицина өлкәсендә зур үзгәрешләр бара. Бу, беренче чиратта, югары технологияле медицина аппаратлары кулланып эшләүдә, заманча медицина үзәкләре төзелүдә чагыла. Болар барысы да сыйфатлы ярдәм күрсәтүгә уңайлы шартлар тудыру өчен эшләнә. Әмма нинди биналар, нинди аппаратлар гына булса да, аларда халык өчен тиешле ярдәм күрсәтә алучы медицина хезмәткәрләре кирәк. Сез булганда, сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә генә кешеләр сау-сәламәт була, авырулардан арына ала. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, үзегезгә, гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, - дип үз теләкләрен җиткерде район башлыгы Рәгать Хөсәенов. 
Бу көнне медицина өлкәсендә армый-талмый  хезмәт куйган алдынгыларына, ветераннарга  Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы, муниципалитетның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

 


 

 

Зилә Мөдәррисова һәм Гүзәлия Нигматҗанова фотолары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев