Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида республикакүләм “Гыйлем нуры” интеллектуаль викторинасы узды

Дүрт мөслимәдән торган һәрбер команда фикъһе, сира, ислам тарихы буенча сорауларга җавап бирергә тиеш иде.

21 апрель көнне Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә алтынчы тапкыр еллык республикакүләм “Гыйлем нуры” интеллектуаль викторинасы үткәрелде. Әлеге чара Татарстан Республикасы мәчетләр каршындагы курсларында укучылар арасында узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Викторина үткәрүнең максатлары булып – традицион исламны һәм хәнәфи мәзһәбен популярлаштыру, шулай ук мөэминнәр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен районнар арасында гына түгел, республикакүләм дәрәҗәдә дә ныгыту тора.

Быел “Гыйлем нуры”нда Казан, Алабуга, Чаллы шәһәре, шулай ук Әлмәт, Мөслим, Сарман, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Лениногорск районнары командалары катнашты. Аларның белемнәрен Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм әлеге казыят имам-мөхтәсибләреннән торган компетентлы жюри бәяләде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге чараның шәрәфле кунагы булды.

Дүрт мөслимәдән торган һәрбер команда фикъһе, сира, ислам тарихы буенча сорауларга җавап бирергә тиеш иде. Интеллектуаль викторина нәтиҗәләре буенча, абсолют җиңүче булып “Бәрәкәтле” командасы танылды. Әлеге команданы Казанның Идел буе һәм Вахитов районы мөхтәсибәте тәкъдим итте. Шулай итеп, күчмә кубок быел Татарстан башкаласына китте. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Әлеге чара төшке аш белән төгәлләнде.

Традиция буенча “Гыйлем нуры” уку сезонының төгәлләнүен символлаштыра. Шуңа бәйле рәвештә, һәр ел саен барлык мөгаллимнәргә һәм рухи остазларга рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Быелгысы ел да искәрмә булмады. Моннан тыш, Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь укыды һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185055/

Фото: dumrt.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X