Турнирда катнашучылар Швейцария системасы буенча 9 турда көч сынаштылар.
Бәйгедә бу уенны яраткан 32 кеше катнашты.
Уеннарның абсолют зачетында Матвей Николаев җиңде, икенче урында- Николай Мукаев, Владимир Шуваткин өченче булды.
Гүзәл затлар арасында иң остасы - Маргарита Соловьева, икенче урында - Ксения Николаева, өченче урынга Камиля Сафиуллина ия булды.
Ветераннар арасында Инфат Хәйруллин һәм Николай Анисахаров аерылып торды. Ир-егетләр арасында иң көчлеләр -Степан Алаев, Әмир Габделбәров һәм Артур Гәрәев.
Малайлардан Артем Брендюрев, Камил Саримов һәм Станислав Асабин булды.
Радий Газизов, баш судья
Нет комментариев