Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида су куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләштеләр

Шәһәребезнең 2 нче мәктәбендә узган балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышында сүз балаларның судагы куркынычсызлыгы турында барды. -Коену сезоны башлангач су объетларында кешеләрнең, аеруча балаларның иминлеге проблемасы аеруча зур әһәмияткә ия, - диде башкарма комитет рәисе урынбасары Владимир Друк. Сүз лагерьларда ял итүче балаларның куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, анда инструктажлар...

Шәһәребезнең 2 нче мәктәбендә узган балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышында сүз балаларның судагы куркынычсызлыгы турында барды.
-Коену сезоны башлангач су объетларында кешеләрнең, аеруча балаларның иминлеге проблемасы аеруча зур әһәмияткә ия, - диде башкарма комитет рәисе урынбасары Владимир Друк.
Сүз лагерьларда ял итүче балаларның куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, анда инструктажлар уздыру турында булды. Шулай ук Зәй-Каратай сулыгында бик күп кешенең ял итүен,тыелган булса да, коенуын исәпкә алып, анда халык җыены уздыру, аңлату эшләре алып бару, рейдлар уздыру мөһимлеге әйтелде. Таләпләрне үтәмәүчеләргә карата беркетмә төзү һәм штрафка тарту алымын куллану кирәк, дигән нәтиҗә ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев