Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

Универсаль спорт мәйданчыгы шәһәрнең 3 нче мәктәбе территориясендә урнашкан. Аны республика программасы кысаларында төзеделәр.


3 нче мәктәптә универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасында кунаклар бар иде. Шушы истәлекле вакыйга белән тәбрикләп,  чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Татарстан халкының Яшьләр Ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыров сәламләде.  
-    Бүген республикада бик күп  проектлар тормышка ашырыла. Алар бигрәк тә яшьләр өчен бик күп юнәлешләрдә үсү мөмкинлеге бирә. Монда спорт, фән, IT- технологияләр үсеше  һәм башка тармаклар да керә. Сезнең барыгызга да яңа үрләр, яңа җиңүләр телим. Алга һәм бары тик алга, дуслар! – диде Тимур Кадыров.

3 нче мәктәптә бу уку елында 200гә якын бала белем алачак. Моңарчы биредә бары тик хоккей корты гына булган. Универсаль спорт мәйданчыгы ачылганнан соң биредә укучылар волейбол, баскетбол һәм башка спорт төрләре белән дә ачык һавада шөгыльләнә алачак. Хәзер инде физкультура дәресләрен күбрәк урамда, саф һавада үткәрә алачакбыз, ди мәктәп директоры Гаяз Назмутдинов.

-Әлеге программа кысаларында шәһәребезнең бик күп мәктәпләрендә һәм шулай ук авыл җирлекләрендә шушындый универсаль спорт мәйданчыклары булдырылды. Физкультура белән шөгыльләнү өчен мондый мөмкинлекләр ачылуга без бик шат. Бүген дә менә 3нче мәктәптә зур бәйрәм. Монда да хәзер барлык заман таләпләренә туры килүче мәйданчык бар. Спорт – ул сәламәтлек, ә без үзебезнең сәламәтлеккә битараф булырга тиеш түгел, – дип ассызыклады мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин.

Бүгенге вакытта республиканың урта белем бирү учредениеләрендә мәктәп волейбол лигалары оештырылган. Әлеге спорт төрен үстерүгә, волейболга мәхәббәтне мәктәп елларыннан ук тәрбияләүдә,  аны массалы спорт төре итүгә Татарстан җитәкчелеге аерым игътибар бирә. Тантаналы көнне шәһәрнең 10 нчы, 2 нче һәм 6 нчы мәктәпләренә волейбол туплары комплектлары тапшырылды.  Волейболны үстерүгә юнәлдерелгән республика проектын тормышка ашыру буенча рейтингта безнең район лидерлыкка ирешкән һәм әйтеп узган мәктәпләр  - алдынгылар рәтендә.


Яңа мәйданчыкны сынап та карарга өлгерделәр. Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, биредә шәһәрнең 1нче һәм 3нче мәктәпләре арасында стритбол буенча иптәшләр матчы узды.

  • 2013 елдан  башлап Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре шәһәрләре һәм торак пунктларында Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча масштаблы проект башланып китте. Аның кысаларында безнең Лениногорск районында да шундый өр-яңа мәйданчыклар булдырылды. Шуларның икесе быел төзелде. Аларның берсе шәһәрдә, берсе районда урнашкан.

 

Гөлназ Хәйретдинова

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев