Заман сулышы

Лениногорскида йорт хуҗасы янгында һәлак булды

Лениногорскида Пугачев урамындагы бер йорттагы янгын турында хәбәр 8 гыйнварда 11 сәгать 19 минутта бердәм коткару хезмәтенә килә.


Бу хакта ГУ МЧС хезмәте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр итә.

Өч минуттан 11нче янгын сүндерү хезмәте янгын булган урынга килеп җитә. Ут йортны тулысынча камап алган була. Янгын сүндерү барышында йорттагы йокы бүлмәсендә 54 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табыла, ул караватта була.

11 сәгать 30 минутта янгын сүндерелә, янгын чыгу сәбәбен тикшерү эше бара.

 

Реклама

https://www.tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: