Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида зур чүплек оештыручыны 250 мең сумга штрафка тарталар

Лениногорскида санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан экологлары 3900 квадрат метр мәйданлы зур чүплек тапты. Аны оештыручыларның берсе 250 мең сумга кадәр штрафка тартылачак. Бу хакта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Төзелеш калдыкларын җиргә ташлаган вакытта экологлар закон бозучыларның берсен урында тотты. Каты көнкүреш калдыклары полигонына якын территориядә ташланган чүп-чар арасында инспекторлар эштән чыккан пневматик шиннарны, пычранган махсус эш киемнәрен, каскалар, шулай ук агач калдыкларын тапты», — диелә ведомствода.

Төзелеш компаниясе закон бозучы булып чыкты. Фирма (РФ КоАП 8.2 маддәсендәге 1нче өлеше буенча) маддә нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.

Эш буенча тикшерү дәвам итә, законсыз чүплекне оештыруга катнашы булган башка кешеләр эзләнә.

https://tatar-inform.tatar/news/ecology/20-06-2020/leninogorskida-zur-ch-plek-oeshtyruchyny-250-me-sumga-shtrafka-tartalar-5751000

Фото: https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/1771852.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология рөхсәтсез чүплек