Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидагы полиция хезмәткәрләренә фатир сатып алу сертификатлары тапшырылды

Татарстан Республикасы буенча соңгы 7 ел эчендә фатир сатып алу сертификатлары 511 хезмәткәргә һәм 199 ведомствоның ветераннарына бирелде.


 

Социаль түләүләр 2012 елның 1 гыйнварында чыккан Росия Федерация карары буенча бирелә.


Быел республикада  бу сертификатлар 58 кешегә бирелде. Бу исемлектә эчке эшләр бүлегенең өлкән участок уполномоченные, полиция капитаны Сергей Кильдин  һәм эчке эшләр бүлеге  ветераны Николай Валеров та бар.


Исемле сертификатларны тантаналы рәвештә актлар залында Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Айбулат Юнысов тапшырды.
-    Татарстан Эчке эшләр министрлыгы  хезмәткәрләренең тормыш сыйфатын яхшырту буенча эшли һәм бүгенге тантана моның өчен тагын бер дәлил,- дип әйтте полиция капитаны Айбулат Юнысов.


Шулай ук Лениногорск эчке эшләр бүлегенең алдынгы хезмәткәрләренә истәлекле юбилей  медальләре һәм “Россия полициясенә 300 ел” исемле күкрәк билгеләре бирелде. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Татьяна Макарова полиция лейтенанты исеменә лаек булды.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев