Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыдан наркотик матдә алганнар

Лениногорск хокук сакчылары пропуск пункты хезмәте буенча эшләгәндә шәһәргә керү вакытында яшь ир-егетне наркотик матдә белән тоткарлыйлар.


Чайковский урамы буенча шәһәргә кергәндә, документ тикшергәндә 19 яшьлек лениногорскилының паспорты эченнән порошок хәлендәге матдә белән пакет алына.

Машинаның эчке ягын тикшергәндә, тагын 16 төргәк табыла. Шуның алтысы газлы эчемлек шешәсенә тутырылган була. Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәсе буенча алынган матдәләр – наркотик матдәләр булып исәпләнә. Гомуми авырлыгы – 16, 34 грамм.

Яшь ир-егет әйтүенчә, наркотик матдәне Лениногорскида сатар өчен алып бара торган булган. Аңа карата җинаять эше ачылды. Шунысын да әйтергә кирәк: яшь ир-егет элек тә берничә мәртәбә наркотик матдә кулланган өчен, саклаган өчен хөкем ителгән.

 

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев