Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар паспорт алды

Шәһәребезнең «Ветеран» җәмәгатьчелек үзәгендә 14 яше тулганнарга паспорт тапшыру тантанасы үтте. Бәйрәм төсе алган әлеге чарага шәһәр һәм райондагы иң актив һәм алдынгы 15 мәктәп укучысы килде. Тантанада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Вагиз Санатуллин, Федераль миграция хезмәте идарәсенең Лениногорск бүлеге начальнигы...

Шәһәребезнең «Ветеран» җәмәгатьчелек үзәгендә 14 яше тулганнарга паспорт тапшыру тантанасы үтте.
Бәйрәм төсе алган әлеге чарага шәһәр һәм райондагы иң актив һәм алдынгы 15 мәктәп укучысы килде.
Тантанада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Вагиз Санатуллин, Федераль миграция хезмәте идарәсенең Лениногорск бүлеге начальнигы Әлфия Әхмәдиева һәм ата-аналар да катнашты.
- Паспорт - кешенең иң мөһим документы. Ул сезнең хокукларыгызны билгели, шул ук вакытта бурычлар да йөкли, - диде Владимир Друк һәм паспорт алучыларга истәлек бүләкләре тапшырды.
Шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе урынбасары Николай Степанов яшүсмерләрне әлеге бәйрәм белән котлады һәм теләкләрен юллап, үсмерләргә илнең чын гражданнары, патриотлар булуларын теләде.
- Россия Федерациясе гражданы паспортын кулга алу һәр кешегә зур җаваплылык хисе өсти. Ләкин мөстәкыйль карарлар кабул итү белән бергә, кылган гамәлләр өчен дә җавап бирергә туры киләчәк, шуңа әзер булыгыз - диде ул.
Паспорт алучылар арасында Сарабиккол мәктәбеннән Данир Садыйков белән Фердинанд Хәкимов та бар иде. Алар VIII сыйныфта укый. Мәктәптәге төрле чараларда актив катнаша, дүртле һәм бишле билгеләренә генә укыйлар, диделәр алар турында мәктәптә.
- Тормышымдагы беренче төп документны шәһәрдә алачагымны белгәч, ул көнне түземсезлек белән көттем. Әлбәттә, бераз дулкынландым һәм горурлык хисләре кичердем. Ул минем өчен иң мөһим көн булды, - ди Данир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт