Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, әзер булыгыз: алдагы көннәрдә актив циклон хөкем итәчәк

Синоптикларның мәгълүматы буенча, 19-21 апрельдә республикада һава торышы актив көньяк циклоны йогынтысында булачак. Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә 19 апрель төнендә һәм иртән күпләп кар явып узган. Социаль челтәр кулланучылары Лениногорскида, Бөгелмәдә, Азнакайда, Баулыдагы карлы урамнар һәм юллар төшерелгән фоторәсемнәр белән уртаклаша. Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге 19 -21 нче апрель...

Синоптикларның мәгълүматы буенча, 19-21 апрельдә республикада һава торышы актив көньяк циклоны йогынтысында булачак.

Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә 19 апрель төнендә һәм иртән күпләп кар явып узган. Социаль челтәр кулланучылары Лениногорскида, Бөгелмәдә, Азнакайда, Баулыдагы карлы урамнар һәм юллар төшерелгән фоторәсемнәр белән уртаклаша.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге 19 -21 нче апрель көннәрендә көньяк циклоны йогынтысында һава шартлары начараю турында кисәтте. Синоптиклар мәгълүматы буенча, республика территориясендә кар, яңгыр рәвешендә булган уртача һәм көчле явым-төшемнәр көтелә. Урыны белән, күз күременең начараюына сәбәп булган буран да фаразлана. Бу көннәрдә җирдә кар катламы ятачак. Республиканың көньягында һәм көнчыгышында һава температурасы +8...+10 градусны тәшкил итәчәк.

Һава шартларының начараюы турында шулай ук 18 апрельдә "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь да хәбәр итте.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев