Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларны алдарга җыенган кырыгалдарны тотканнар

Чистай районы полиция хезмәткәрләре телефон аша акча урлаучы 26 яшьлек кырыгалдарны тоткарлаган. Владимир өлкәсенең Кольчугино шәһәрендә яшәүче ир-ат кармагына ким дигәндә өч Чистай кешесе эләккән. Әйтүенчә, шул рәвешле акча эшләргә ул Самара өлкәсендәге колониядән чыгу белән тотынган. Моның өчен ул ике кәрәзле телефон булдырган, берничә сим-карта сатып алган. Алданучыларның өчесе...

Чистай районы полиция хезмәткәрләре телефон аша акча урлаучы 26 яшьлек кырыгалдарны тоткарлаган.
Владимир өлкәсенең Кольчугино шәһәрендә яшәүче ир-ат кармагына ким дигәндә өч Чистай кешесе эләккән. Әйтүенчә, шул рәвешле акча эшләргә ул Самара өлкәсендәге колониядән чыгу белән тотынган. Моның өчен ул ике кәрәзле телефон булдырган, берничә сим-карта сатып алган.
Алданучыларның өчесе дә - пенсионерлар. Алар кырыгалдарга күчергән акчаның гомуми суммасы 122,5 мең сум тәшкил итә. Тоткарланучының әйтүенчә, ул Чистайда яшәүче 17 кешегә шалтыраткан. Ләкин күпчелеген аның ялганына ышанмаган. Алай гына да түгел, ул Лениногорск якларында яшәүчеләргә дә кармак салып караган.
Тикшерү эше дәвам итә. Җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined