Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларны киләсе атнада ни көтә

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның бу атнада кешеләргә тәэсир итү мөмкинлекләре үсәр.Башкаларның уйларын алдан сиземләр, фикерегез төгәл булыр. Тормышыгыз кайнап тора. Теләсә нинди эшне ерып чыгарлык егәрегез бар. Абруй казанырсыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның атна башы авыр булыр - яңа эшкә тотынмавыгыз хәерле. Атна уртасында барысы да җайланыр, дилбегәне үз кулыгызга алу киңәш ителә. Сүзегезне,...

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның бу атнада кешеләргә тәэсир итү мөмкинлекләре үсәр.Башкаларның уйларын алдан сиземләр, фикерегез төгәл булыр. Тормышыгыз кайнап тора. Теләсә нинди эшне ерып чыгарлык егәрегез бар. Абруй казанырсыз.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның атна башы авыр булыр - яңа эшкә тотынмавыгыз хәерле. Атна уртасында барысы да җайланыр, дилбегәне үз кулыгызга алу киңәш ителә. Сүзегезне, уйларыгызны контрольдә тотыгыз.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, әгәр максатыгызга ирешергә телисез икән, керем һәм чыгымнарны исәпләгез. Проблемаларны хәл иткәндә бары тик үз тәҗрибәгезгә генә таяныгыз. Кешеләрне үзегезгә каратыр өчен кайгыртучанлык күрсәтегез. Тормышыгыз җайланыр.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар, атна сезнең өчен яхшы булыр. Үзегездә яңа көч тоярсыз, күңелле вакыйгалар күп булыр. Тормышыгызда җайлы гына бара. Язмыш бүләк арты бүләк җибәрәчәк. Югары дәрәҗәгә ирешүегез мөмкин.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарны бу атнада финанс мәсьәләсендә уңыш көтә. Тормыш сезгә «елмая». Көн саен диярлек сезне көтелмәгән бүләк яисә күңелле танышу көтә. Ял итү чоры. Һәртөрле гамәлләр өчен дә яхшы атна. Ялгызлар насыйп ярын очратыр. Йөрәк кушуы белән хәл итегез, уңарсыз.

КЫЗ (23.08-22.09)ларның бу атнада акча мәсьәләсен хәл итү өчен әйбәт вакыт. Гомумән, акча белән бәйле эшләрдә отарсыз. Үзегезне танытырга, дәрәҗәгезне арттырырга дисәгез, нәкь вакыты. Атна ахырында ял итәргә җай чыгар, илһам тоярсыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, планнарыгызны үзгәртергә туры килмәгәе. Атна башында үткәннәр яңарып, хаталар искә төшәр. Көтелмәгән хәлләргә юлыгып, тыз-быз килерсез. Сөйгәнегез белән барлык мәсьәләләрне ачыклап, килешегез. Үзегезне кулда тотарга тырышыгыз. Иң мөһиме - бәхет кошын кулдан ычкындырмагыз.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар өчен атна уңышлы башланачак. Тормышыгыз
алдан корылган план буенча бара. Көчегез күбрәк эшлекле проблемаларны
хәл итүгә, якыннарыгыз турында кайгыртуга китәчәк. Планлаштырылган сәфәрегез
уңышлы узар. Ләкин үз көчегезгә
генә таянырга туры килер.

УКЧЫ (23.11-21.21)лар, бу атнада бар нәрсәне дә уйлап эш итәргә туры киләчәк. Маҗараларга тартылырсыз, энергиягез ташып торыр. Чыдам һәм аек акыллы булсагыз, күңелсезлекләргә юлыкмассыз. Дәрәҗәгез берникадәр төшү сәбәпле, бераз югалып калуыгыз да бар.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, өчен бу атна бар яктан да уңышлы. Барлык эшләрегезгә дә курыкмыйча тотына аласыз, үз көчегез генә җитми калса, бер дә көтелмәгән яктан ярдәм килер. Якын кешегез белән уздырган ял көннәре мөнәсәбәтләрне ныгытып җибәрер.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар, атнаның ничек узуы үзегездән торыр. Уйланып торырга вакыт аз - бар нәрсәне яшен тизлегендә хәл итәргә туры килер. Әмма энергияне артык сарыф итсәгез, нык арырсыз. Акча чыгымнары көтелә. Тәҗрибәле кешеләр киңәшенә колак салыгыз.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар, бу атнада максатыгызга ирешергә телисез икән, тынычрак булыгыз. Гаилә проблемаларын хәл итү белән вакытыгыз үтәр. Сөйгән ярыгыз белән ике арадагы аңлашылмаучанлыкны бетерү-уртак эшегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined