Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар агач утыртты (Фотолар)

Күмәк эш таулар күчерер диләрме әле? Бу көнне агач утыртучылар “десанты” Ивановка җирлегенә килеп төште. Олысы-кечесе дәррәү килеп шулай “Урман утырт” акциясенә кушылды.

Тиңсез хәзинәбез - табигатькә битараф булмаган шәһәрдәшләребез башкарды бу изге эшне. Алар кайнаган мәйдан умарта күчен хәтерләтте: берәүләр җир казыды, дөрес, бу яктан тракторның ярдәме дә нык булды, икенчеләре, йөгерә-йөгерә үсентеләр китеп торды, өченчеләре изге теләкләрен тели-тели утырты.

Лениногорск урман хуҗалыгы тарафыннан бирелгән 500 мең яшь нарат үсентеләрен бергәләшеп һәм бердәмләшеп, күңел җылысын биреп эшләделәр. Шунысы да куандыра, арада укучы балалар да күп, гаиләләре белән килүчеләр дә шактый. Катнашучылар бик шат, күңелләр көр иде. Агач утыртуда тагын катнашырга теләүләрен белдерделәр.

Зилә Мөдәррисова тексты

Гөлсирә Хәкимова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев