Заман сулышы

Лениногорскилылар, белми калмагыз: авылларда бәйрәм концертлары узачак

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, районыбыз авыл мәдәният йортлары концерт, бәйрәм тамашалары әзерли.

 


Шөгер мәдәният йортында 6 мартта “Бер күрешү – бер гомер” комедия спектакль тәкъдим итәчәкләр. Башлана 18.00 сәгатьтә.

Сарабикколда 5 мартта “Яз-наз бәйрәме” була. 10.00 да башлана.

Зәй-Каратай мәдәният йортында 7 мартта күңелле концерт булачак, диделәр. 18.00 сәгатьтә башлана.

Реклама

Иске Шөгерлеләрне клубка 7 март көнне 18.00 сәгатьтә   чакыралар.

Керкәле клубында 7 мартта “Хатын-кыз бәхете” бәйрәме узачак. Соңыннан чәй табыны да булачак икән әле. 11.00 сәгатьтә башлана.

Авыл мәдәният йортлары оештырган бәйрәмнәрне карап, күңелле ял итеп кайтыгыз әле.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: