Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар - #әдәбимарафон финалистлары (Фотолар)

Кичә Казан шәһәренең УНИКС концертлар залына әдәбият сөючеләр җыелды. Алар- татарча китап укучыларның VII Дөньякүләм #әдәбимарафон онлайн җиңүчеләре. Финалга чыгучылар арасында лениногорскилылар да бар иде.

 Безнең районнан марафонда катнашырга 26 кеше теләк белдергән булса, шуларның 23се генә финалга барып җитте. Марафонның бүләкләү тантанасын үзәк китапханә хезмәткәре Ләйсән  Шәмсуарова Габдулла Тукайның халык көенә язылган "Тәфтиләү" җыры белән ачып җибәрде.

Проект кысаларында һәрбер марафончы 21 көн дәвамында татарча китап/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укып  һәм укыган әлеге әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәфихәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп урнаштырып барды. Лениногорскидан иң яшь катнашучы Аделя Вильданова.  2нче мәктәптән беръюлы  7 кеше катнашты. Шулай ук Сугышлы, Тимәш, Куакбаш һәм Мичурино авылларыннан да марафончылар китап укырга яратуларын дәлилли алды. Шул исәптән, "Заман сулышы" редакциясе хезмәткәрләре  дә читтә калмады.
Бүләкләү тантанасында катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Алар Рабит Батулла, Равиль Фәйзуллин, Ләбиб Лерон, Мәдинә Маликова, Люция Әблиева, Ленар Шәех, Эльмира Шәрифуллина, Илсөяр Ихсанова һәм башка язучылар белән күрешеп аралашты.
"Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проекты - ВКонтакте социаль челтәре кысаларында Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан берлектә оештырылып үткәрелә торган онлайн-проектның чираттагысында 1400 кеше катнашты, нәтиҗәдә тантанага меңнән артык кеше җыелды. Марафонның финал өлешенә  китап укырга яратучылар   Татарстаннан гына түгел, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән килгән, хәтта Австралиядә яшәүче  милләттәшебез дә  кайткан иде.


 

 

 

Текст һәм фотолар авторы Зилә Мөдәррисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев