Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа атнага йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (29.04 —05.05)

КУЧКАР (21.03-20.04)лар якыннарыгызга бүләкләр әзерләгез. Эштә җитәкчегез белән сүзгә килмәскә тырышыгыз. Сез кешеләрне үзегезгә җәлеп итә беләсез. Бу сыйфат шәхси тормышны җайга салганда да булыша. Ялларда кибетләрдә йөрергә, тиешле киемнәр сайларга була.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар тышкы кыяфәт кенә түгел, эчке халәтең дә матур булырга тиеш. Тәвәккәл булырга, кыенлыклардан курыкмаска кирәк.Әлегә тормышта романтикага урын бик юк, ул көнләшүләр, аралар бозылуга китерә ала. Сәламәтлегезне саклагыз.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр соңгы вакытта күп эшләдегез, сезгә хәзер тынычлык һәм ял кирәк.Йолдызлар шәхси тормышны җайга салу мөмкинлеге бирә. Гаиләдәбарысы да яхшы булыр. Шау-шулы чараларда бик катнашмаска тырышыгыз.


КЫСЛА (22.06-22.07) лар мөһим эшләрне кичектереп торырга туры килә. Сәламәтлеккә игътибарлырак булырга кирәк. Үзегез турында уйларга һаман да нәрсәдер комачаулый. Катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә, якыннарыгыз фикеренә колак салыгыз.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар эш беренче урында, әмма ул гаиләгә комачауламаска тиеш. Алар да игътибар сорый. Күптән ачуланышкан кешегез белән аралар якынаячак. Җитәкчегез белән мөһим сөйләшүгә әзер торыгыз.


КЫЗ (23.08-22.09)лар чит кешеләрнең проблемаларын йөрәгегезгә якын аласыз, үзегез турында да бераз уйларга кирәк. Күңелсезлекләр кәефегезне төшермәсен. Якын кешегез белән бер-берегезгә үпкәләр күп җыелса да, әлегә дәшми тору хәерлерәк.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр тормышта үзгәрешләр булачак. Яңа эш урыны, өстәмә керем чыганагы эзләргә ярый. Сәламәтлеккә дә игътибарлырак булыгыз. Кредитка, бурычка акча алу өчен уңышлы атна түгел. Акчагызны юк-барга туздырмагыз.


ЧАЯН (24.10-22.11)нар тормыш үз көе белән бара кебек, әмма нигәдер күңелегез тыныч түгел. Тормышка үзгәрешләр кертү теләге көчле булса да, ашыкмагыз. Элек башлаган эшләрегезне тәмамлагыз, әлегә яңаларын планлаштырмый торыгыз.


УКЧЫ (23.11-21.12)лар күп эшләргә туры килә, тик нәтиҗәсе бик куандырмый. Психик халәтегез тотрыклы түгел, юкка борчыласыз. Тәнкыйтьне тынычрак кабул итәргә өйрәнегез, кайчак дәшми калу да файдалы. Эштә тикшерү булырга мөмкин.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр сезнең өчен бар яктан уңышлы вакыт, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Файдалы элемтәләр, дуслык һәм тырышлык барысын да эшли. Салкын тидерү куркыныч бар.Табибларга күренергә вакыт табыгыз.

СУКОЯР (19.01-18.02) лар тырышлык булганда, барына да ирешергә мөмкин.Атна аеруча иҗади һөнәр ияләре өчен уңышлы була. Бер урында утырмагыз, сезгә хәрәкәт итәргә кирәк. Диета тота башларга ярый.


БАЛЫК (19.02-20.03)лар дуслар һәм якыннарың белән очрашу өчен яхшы вакыт. Бурычка кермәгез, кредит алмый торыгыз, аларны түләп бетерү авыр булачак. Буш вакытыгызны гаиләгезгә багышлагыз, әти-әниегезнең хәлен дә белешеп торыгыз.

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев