Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар законсыз сакланучы корал тапшырып, акчалата бүләк алырга мөмкин

Татарстанда менә 25 ел дәвамында законсыз сакланучы коралны тапшырган өчен бүләклиләр.Татарстан тәҗрибәсенә таянып, мондый гамәлләр Россиянең башка субъектларында да күренә башлады. 


Гражданнар ирекле рәвештә үзләрендә саклауга тиешле документлары булмаган коралларны тапшыралар да бүләк алалар.

Корал тапшыру турындагы карар үз көченә кергәннән соң, гражданнар тарафыннан 26 686 берәмлек ату коралы тапшырылган.

Бүгенге көндә законсыз сакланучы коралны тапшырган очракта, 3 мең сум сырлы ату коралына, 2 мең сум шартлаучан матдәләргә, 1 мең 500 сум гранаталар һәм тигез көпшәле ату коралларына , 1 мең сум обрезлар һәм кулдан ясалган коралларга, 500 сум газлы, пневматик коралларга бирелә.

Законсыз сакланучы коралларны тапшыру буенча тулырак мәгълүмат алу өчен Лениногорск эчке эшләр бүлегенә шалтырата аласыз.

Телефон: 8 (85595) 2-72-30, 02.


Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев