Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа эш атнасына Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (20.05- 26.05)  

КУЧКАР (21.03-20.04)лар очрашуларга һәм яңа дусларга бай атна. Һөнәр өлкәсендә яңа мөмкинлекләр ачыла. Уңыш сезнең тәвәккәллектән һәм вакытында үз сүзегезне әйтә алудан гына тора. Көтелмәгән керем булыр. Аның каравы гаиләнең кереме арта.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар моңарчы хәл ителми килгән теләсә кайсы проблема уңай чишелер. Киртәләрне сикереп кенә чыга торган атна. Яңа идеяләрне тормышка ашырырга язмыш үзе ярдәм итә кебек. Кызыклы тәкъдимнәрне кире какмагыз.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр берникадәр күңел төшенкелеге күзәтелергә мөмкин. Әмма тәвәккәллегегез, зиһен үткенлеге гел үзегез белән. Ниндидер яңа керем чыганагы килеп чыгарга мөмкин.  Шәхси тормышны көйләр өчен яхшы вакыт. Эшне тышкы кыяфәтегезне матурлаудан башлагыз.

КЫСЛА (22.06-22.07) лар  өчен май  ачыш ае булып күңелегездә калыр. Күпләр өчен үзегез дә бөтенләй яңа яктан ачылырсыз. Атна  башында кечкенә генә бер күңелле сюрприз көтелә. Алай да бу көннәрдә  яңа эшләр башламый тору хәерле. Якыннарыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ, үтенечләрен кире какмагыз.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар үткәндәге эшләрегезнең матур нәтиҗәсен күрерсез. Һөнәри үсеш яки хезмәттәшлерегез арасында абруегыз арту рәвешендә чагылыр ул. Атна азагында  таба җаныгызга ял бирә торган вакыйга көтелә. Торак мәсьәләсен хәл итү, өйдә ремонт башлау өчен уңайлы вакыт.

КЫЗ (23.08-22.09)лар көчегезнең артуын тоярсыз. Бу атнада  ниндидер мөһим эшләр башкару отышлы, чөнки мәшәкатьләр тиз һәм җайлы чишелә. Күңелегезгә хуш килә торган яңа шөгыль табарсыз. Үзара көндәшлек зур,сак булып, барын яхшылап уйлап хәл итәргә кирәк.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр  сез болай да сизгер, хәзер исә ул тагын да көчлерәк. Моңарчы яшеренеп яткан иҗади потенциалыгызны куллану мөмкинлеге чыгар. Бу тормышыгызга үзгәреш алып килеп, уңышка беренче адым булыр.  Хезмәт хакы күтәреләчәк.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар  сезнең өчен рәхәт һәм уңышлы атна  килде. Моңарчы җавабы булмаган сорауларыгызга җавап табарсыз. Үз-үзегезне, якыннарыгызны яхшырак аңлый торган вакыйга булыр. Үзгәрешләрдән курыкмаска, үз көчеңә ышанырга кирәк.

УКЧЫ (23.11-21.12)лар тормышның һәр өлкәсендә уңыш елмаер. Максатчан «укчы»лар эшләренең яхшы нәтиҗәсен күрер. Кеше фикеренә артык әһәмият бирүегез генә уңышка ирешүдә комачауларга мөмкин.Дусларыгыз, туганнарыгыз белән очрашырга вакыт табыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр куанычлы вакыйгаларга бай атна. Иҗади мөмкинлекләрегезне күрсәтергә җай чыгар. Тәвәккәллек сорый торган сайлау алдында калырсыз. Кайчак ышандыру сәләтетегезне эшкә җигәргә туры килер. Якыннарыгызның киңәшләренә колак салыгыз.

СУКОЯР (19.01-18.02) лар бераз мәшәкатьле, ләкин уңышлы чор. Моңарчы алынырга куркып торган зур эшләрне дә артык көч түкми генә башкарып чыгарсыз. Бу сезне тагын да зуррак эшләргә канатландырыр. Атнаның икенче яртысында көтелмәгән урыннан керем алачаксыз.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар барысы да сез теләгәнчә булыр. Үзегезгә яңа шөгыль табарсыз. Ә ул исә сезгә яңа мөмкинлекләр ачар. Үз-үзегезгә ышанычыгыз һәм абруегыз артыр. Якыннарыгыз белән башкарган эш уңышлы булыр. Күптән низагта булган кешегез белән араларыгыз якыная.


фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев