Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа эш атнасына Йолдызнамә

25 июнь — 1июль

КУЧКАР (21.03-20.04)лар эшлекле киңәшмәләр үткәрер, сәфәргә чыгыр. Бәхәсле моментларны бергәләп хәл итү күпкә отышлырак булыр. Бу атнада суд белән мәсьәләләрне хәл итеп бетерергә тырышыгыз. Дус-туганнарга киңәш бирергә ашыкмагыз, өнәп бетермәсләр. Өстәвенә гаепле итеп калдырырга да күп сорамаслар.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга нәтиҗәле эш күрсәтү өчен уңайлы эш урыны һәм хезмәттәшләр белән үзара мөнәсәбәтләрнең киеренке булмавы кирәк. Шул таләпләр үтәлгәндә генә карьера үсеше күзәтелергә мөмкин. Атнаның икенче яртысын документ һәм кәгазь эшенә багышлау отышлы булыр. Белем күтәрү мөмкинлеге туар. 


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр бу атнаны милеккә бәйле мәсьәләләрне хәл итеп уздырыр. Финанс хәленең какшавы күзәтелер, акчагызны кысып тотыгыз. Өстәмә акча кертү юлларын эзләргә вакыт. Моннан тыш алимент, штраф түләү, бурыч кайтару да кәефегезны җибәрер. Атна ахырында гаилә белән ерак юлга чыгарсыз. Ял турында да онытмагыз. 


КЫСЛА (22.06-22.07)ларның матди хәле бары үзеннән генә тора. Кесәгезне калынайтасыгыз килсә җиң сызганып тир түгәргә туры килер. Сатып алу, милек бүлү, иминиятләштерү кебек мәсьәләләр тынгы бирмәс. Барлык проблемалар да атна уртасына хәл ителер дип фаразлый йолдызлар. Эш алыштыру, шәхси эш ачу мөмкинлеге туар.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга стресстан саклану өчен тыныч һәм сабыр булырга кирәк. Һәрбер негатив фикерне якын алмаска өйрәнегез. Юлларда сак булыгыз, егылып имгәнүегез ихтимал. Атнаның икенче яртысында бавырга игътибар юнәлтегез. Соңгы чиккәчә түзеп яту кирәк түгел, бәлки табиб киңәше дә кирәк булыр.  


КЫЗ (23.08-22.09)лар үзләрен камилләштерү юнәлешендә көч куяр. Матурлыкка омтылу каршылыксыз гына булмас. Хәтта күңел төшенкелегенә дә китерергә мөмкин. Стресстан котылу өчен йога белән шөгыльләнү һәм җиләк-җимеш ашау файдалы. Сөйгәнегезнең кимчелекләренә игътибар итмәскә тырышыгыз. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр ныклы адымнар белән карьера баскычын колачлый. Чит илгә планлаштырылган эшлекле сәяхәтләрне атнаның беренче яртысында үтәү яхшырак. Ә кул эше тоту, яраткан хобби белән шөгыльләнү өчен атнаның икенче яртысы уңышлы.  Акчага килгәндә, аягыңны юрганыңа карап суз дигәнне истә тотып эш итү күпкә отышлырак. 


ЧАЯН (24.10-22.11)нарны шәхси тормышта зур булмаса да яхшы якка уңай үзгәешләр көтә. Бу туй да, эш һәм яшәү урынын алыштыру, чит илгә ялга бару да булырга мөмкин. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз ярдәме белән эштә дә зур уңышларга ирешерсез. Хис-тойгы белән түгел, акыл белән эш итәргә өйрәнегез. 


УКЧЫ (23.11-21.12)ларга фән, сәнгать, рухи кыйммәтләрне барлау, фәлсәфә өлкәсендә эшләү уңыш китерер. Белем күтәрү, үзегезне камилләштерү буенча семинарларда катнашу да комачау итмәс. Кызыксындыру сәләтегез башкаларга да йогынты ясамый калмас. Җитәкче белән дуслык финанс хәлен яхшыртырга сәләтле. 


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышса, хроник авырулардан котыла алыр. Эш белән ялны аралаштыра белү, көн тәртибен дөрес итеп оештыру һәм диета тоту көтелгән нәтиҗәне бирер. Походка чыгу, урамда йөрү, спорт белән шөгыльләнү дә файдалы. Имгәнүләрне булдырмау өчен сак булу сорала.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларның шәхси тормышында кискен үзгәрешләр булуы мөмкин. Дөньяга карашыгыз үзгәрер, яңадан яңа планнар корырсыз, хыялларга бирелерсез. Ял итү, көч җыю өчен уңай вакыт. Тик көнкүреш проблемаларны сызып ташларга ашыкмагыз. Хыяллар белән күктә булсагыз да, бер аягыз җирдә булсын. 


БАЛЫК (19.02-20.03)лар эшкә бик җитди карый. Шуңа күрә алар белән эшләү күпкә кызыграк һәм нәтиҗәлерәк. Прогрессив идея кирәксә бары сезгә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Коллегаларыгыздан күпне таләп итмәгез. Үз фикерегездә нык торыгыз. Балаларыгыз белән күңел ачу чараларына, зоопаркка, циркка яисә кинога барыгыз. 


Магнитлы көннәр көтелми

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев