Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның “Астра” хореография төркеме “Бие, Казан” фестивалендә катнашты

5 нче, 6 нчы декабрь көннәрендә, алар, Казанда Бөтенроссия хореография фестивалендә, “ Халык биюе” номинациясендә 1 нче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар.

Башкалабыздагы “ Әкият” курчак театрының концертлар залы ике көн дәвамында шау-гөр килеп торды, республикабызның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 150 бию төркеменең күз явын алырлык чыгышлары,сәхнә киемнәре, бөтен фестивальгә кабатланмас бәйрәм төсе бирде. Кызганыч, чикләнүләр булу сәбәпле, бәйге тамашачыларсыз гына үтте һәм анда катнашучылар да аерым блокларга бүленеп чыгыш ясадылар. Әмма бу -бәйрәмнең ямен җибәрмәде,  үз сәләтеңне күрсәтү, башкалар иҗаты белән танышу, тәҗрибә уртаклашу – киләчәктәге ярышларга рухландырып кына тора ул.

    “Астра” бию төркеменең  җитәкчесе Надежда Азова, ул  өйрәткән балалар  күп төрле бәйгеләрдә катнаша, шәһәребездә дә  бик яхшы таныш, аларга яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев