Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның яшь натуралистлары фестивальдә катнашты ( ФОТОЛАР)

Күптән түгел шәһәрнең Балалар иҗат йортының яшь натуралистлар командасы яшь натуралистлар республика фестивалендә катнашты. Ул Россиядә юннат хәрәкәтенең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды, “Байтик” лагеренда узды.


Фестивальгә республиканың төрле почмакларыннан 200дән артык катнашучы килде. Яшь натуралистларны республика экология һәм табигый байлыклар министры Александр Щадриков котлады.


Кыр шартларында спорт юнәлеше алу, палатка урнаштыру, учаклар ягу, беренче медицина ярдәмен күрсәтү, республика флорасын һәм фаунасын өйрәнү – катнашучылар алдында торган сынаулар иде. Үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар һәм хәрәкәтнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. 

Фестиваль йомгаклары буенча интерактив уен белән плакатлар конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Безнең Лениногорск командасы “Плакатлар” конкурсында иң яхшысы дип табылды, дип хәбәр итә ДДТ сайты.

http://eco.tatarstan.ru/rus/pressa/foto.htm/photoreport/4011627.htm# фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X