Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның иң актив өч укучысы ноутбук белән бүләкләнде

Яңа уку елы башында 153 IT-чемпион ноутбук белән бүләкләнәчәк. 93 мең укучы 106 мең татарстанлыга республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталыннан файдаланырга булышкан. «IT-чемпион» республика конкурсының беренче этабы быелның 15 мартыннан 25 маена чаклы үткәрелде. Әлеге этап нәтиҗәсе буенча, һәр муниципаль районнан үз районында иң күп балл җыйган өчәр җиңүче...

Яңа уку елы башында 153 IT-чемпион ноутбук белән бүләкләнәчәк. 93 мең укучы 106 мең татарстанлыга республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталыннан файдаланырга булышкан.
«IT-чемпион» республика конкурсының беренче этабы быелның 15 мартыннан 25 маена чаклы үткәрелде. Әлеге этап нәтиҗәсе буенча, һәр муниципаль районнан үз районында иң күп балл җыйган өчәр җиңүче билгеләнде.
Лениногорск җиңүчеләре арасында: В.П. Чкалова исемендәге мәктәп укучысы - Илмир Халиков (875 балл), 2 нче мәктәп укучысы - Роберт Хәйруллин (846 балл) и Федотовка мәктәбе укучысы - Владислав Павлов (843 балл) бар.
Җиңүчеләрне котлыйбыз, уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чемпион

2
X