Реклама
18 августта сәгать 17.00 шәһәребезнең "Туган якны өйрәнү" музеенда "Туган көнең белән, яраткан шәһәрем!" дигән исем астында бәйрәм чарасы уздырылачак. Анда күргәзмә ачу, "Лениногорск в душе моей..." китабын тәкъдир итү һәм "Ике юбилей шәһәре"фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы каралган. Бәйрәмгә рәхим итегез! Көтеп калабыз, керү ирекле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз