Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЛЕНОГОРСКИЛЫЛАР, ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТӘНКЫЙТЬЛИСЕЗМЕ?

Тест үтеп, үзегезне сынап карагыз

Озак әзерләнүегез аркасында эшкә соңга калдыгыз.
А. Соңарган өчен гафу үтенеп, эшкә керешәсез. Йокыдан иртәрәк торырга сүз бирәсез.
Б. “Бөке”ләргә яки өйдә эш күплеккә сылтыйсыз, әмма эчтән соңга калуыгыз өчен борчыласыз. Үзегез гаепле бит.
В. Соңга калу нәрсә инде ул?! Бөтен кеше дә соңара, дип уйлыйсыз.
Туганыгызга булышырга вәгъдә бирдегез, ди. Әмма иртән үзегезне начар хис итәсез.
А. Дару эчеп, хәлегезне яхшыртырга тырышасыз да, булмаса, гафу үтенеп, килмиячәгегезне әйтәсез.
Б. Ничек булса да, барырга тырышасыз, чөнки вәгъдә иттегез. Башкалар алдында җавапсыз кеше булып күренәсегез килми.
В. Әлбәттә, беркая бармыйсыз. Үз эшләрен үзләре эшләсеннәр. Авырган килеш йөрер хәлегез юк әле.
Якын дустыгыгызны туган көне белән котларга оныткансыз, бу очракта нишлисез?
А. Искә төшә белән шалтыратып, гафу үтенәсез һәм “соң булса да, уң булсын” дип котлыйсыз.
Б. Онытуыгыз өчен оялачаксыз һәм дустыгызга шалтыраткач, озаклап гафу үтенәчәксез.
В. Туган көненә чакырмады бит, чакырса, онытмас идем, дип уйлыйсыз.
 Бик җаваплы эшкә алындыгыз, ди. Һәм эш азагында зур хата җибәрүгезне аңлыйсыз. Бу ялгыш аркасында сезнең  генә түгел, командадагы башка кешеләрнең дә хезмәте юкка чыгарга мөмкин.
А. Хезмәттәшләрегезгә һәм титәкчегезгә бу хакта хәбәр итәсез, хатагызны төзәтергә тырышасыз.
Б.Эчтән янсагыз да, моны башкаларга күрсәтмисез. Бәлки, бу хатаны сизмәсләр әле...
В. Берәү дә хатадан хали түгел. Эш җә уңышсыз булырга мөмкин, дип уйлыйсыз һәм моның өчен артык борчылмыйсыз.
Яшьлек хаталарыгызны искә төшерәсезме?
А. Бик сирәк кенә. Анысында да яшҗлек дуслары белән, рәхәтләнеп көлешү өчен.
Б.Алар гел исегездә. Бу ялгышлыклар хакында берәүгә дә сөйләмисез, чөнки алар өчен ояласыз.
В. Нинди хата? Бу бит тормыш, дип уйлыйсыз.
 “А” җавабы күбрәк. Үзегезгә тәнкыйть белән карыйсыз, әмма чамасын белегез. Хаталанган чакларыгыз була, тик тормышка ялгышлыкдар аша өйрәнәсез. Бер ясаган хатаны икенче юлы кабатламыйсыз.
“Б” җавабы күбрәк. Җыен юк-бар өчен дә борчыла, үзегезне “ашый” торган гадәтегез бар. Еш кына бу нәтиҗә ясарга  һәм олыларча фикер йөртепгш ирек бирми. Сезгә “Һай, ничек ялгыштым” дип кайгырырга түгел, хатаны төзәтергә өйрәнергә кирәк. Шул очракта тыныч яшәрсез һәм үзегезне тәнкыйтьләүдән туктарсыз.
“В” җавабы күбрәк. Сез- ялгышыгызны танымый торган кеше. Үзегезгә тәнкыйть белән карамавыгыз бер яктан әйбәт- яшәү җиңелрәк, әмма бу сыйфатыгыз башкаларның ачуын чыгара. Чөнки кеше хаталарын таный белергә тиеш. Шул очракта гына шәхес буларак үсәчәк, эштә хөрмәт казаначак. 

ЭЧЕҢДӘГЕ ТӘНКЫЙТЬЧЕНЕ  ЮК ИТҮ ӨЧЕН 7 КИҢӘШ
1.    Шәхес- үзе бер дөнья. Кеше булу өчен ниндидер үрләр яулау, танылу кирәкми. Үзегезнең бер дөнья икәнегезне аңласагыз һәм тормышның бәһасез булуына төшенсәгез генә бәхетле яшәрсез.
2.    Үз алдыңа кул җитмәслек максатлар, зур таләпләр кую еш кына башкалардан көнләшү аркасында килеп чыга. Шөкер итә белегез.
3.    Булган кимчелекләрегез өчен үзегезне битәрләүдән туктагыз. Мактауга лаек якларыгыз да да күп бит, шуларны уйлагыз.
4.    Һәркемнең йомшак ягы була. Җитешмәгән якларыгыз өчен оялудан туктагыз.
5.    Уңышсызлыкка юлыктыгызмы? Моның өчен үзегезне битәрләргә кирәкми. Уңышсызлык берәр яхшы әйбернең башы булырга мөмкин, шуны онытмагыз.
6.    Башкалар фикеренә бәйле булмагыз. Берәрсеннән тәнкыйть сүзе ишеткәч, үзегезне ачулана башларга кирәкми. Үз фикерегез булсын, ә башкалар сөйли дә оныта ул.
7.    Әгәр дә янәшәгезгә бөтен әйбергә тәнкыйть белән карый, сезне булдыксызга саный торган кешеләр бар икән, алар белән араны өзәргә тырышыгыз. Тормышны яраткан, оптимист кешеләр белән аралашыгыз.

"Ирек мәйданы" газетыннан

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев