Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Марат Әхмәтов: Телне үзебез сакласак кына яшәячәк

Лениногорскига эш визиты белән Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде.


Иң беренче эш итеп шәһәрдәге гаҗәеп бай тарихлы булган Нефть музееннан башлады. Музейдагы  эскурсиядән соң татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча алты район башлыгы белән киңәшмә үткәрде. Марат Әхмәтов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның  татар халкының һәм татар теленең киләчәгенә багышланган программа мәкаләсен искә төшерде.

“Соңгы утыз ел дәверендә туган телебезне үстерү өлкәсендә без бик күп югалтуларга дучар булдык. Кызганыч, хакимият органнары да, җәмәгатьчелек тә читтән карап торучылар ролендә калдылар. Ләкин безнең яктан да татар телен өйрәнү һәм укыту методикасын камилләштерү сорауларына игътибар да, җәваплы караш та җитмәде, ә кешеләрдә туган телне белүгә ихтыяҗ бик нык кимеде", - диде ул.

“Халык традицияләрен һәм телебезне саклап калу урыны ул - авыл. Нәкъ менә татар авылында, татар гаиләсендә татар милләтенең киләчәге тәрбияләнә. Белгәнемчә, сез үз районнарыгызда яшәүчеләр арасында зур абруйга ия. Кешеләр белән аралашканда, җыелышларда, очрашуларда чыгыш ясаганда туган телдә ешрак сөйләшү абруегызны тагы да арттырачак. Бу республика җитәкчеләреннән алып җирле үзидарә башлыкларына кадәр барыбызга да кагыла”, - ди Марат Готыф улы район башлыкларына, мәгариф идарәсе җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетының җомга санында укырсыз

 

Розалия Мостафина

Автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев