Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Машина йөртүчеләр өчен җаваплылыкны көчәйтүче төзәтмәләр кабул ителде

Дәүләт Думасы соңгы укылышта юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан һәм кеше үлеменә китергән машина йөртүчеләр өчен җаваплылыкны көчәйтүче төзәтмәләр кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина аңлатма бирде: «Кызганычка каршы, тормышта юл-транспорт һәлакәтләре була. Тик машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урынын ташлап китәргә тиеш түгел, ул ашыгыч ярдәм, автоинспекция чакыртырга тиеш. Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен җаваплылыкны көчәйтү юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен өстәмә профилактик чара булачак».
Шулай итеп, закон проекты белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм юл-транспорт һәлакәтләре урынын калдырган затның җинаять җаваплылыгы көчәйтелә: әгәр дә бу саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән булса, өч елга кадәр мәҗбүри эш рәвешендә җәза күздә тотыла, билгеле бер вазифаларны биләү яки өч елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү яки дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, өч елга кадәр билгеле бер вазифаларны биләүне чикләү; әгәр дә бу саксызлык аркасында кешенең үлеменә китергән булса, ике елдан алып җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, саксызлык аркасында ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән очракта, дүрт елдан тугыз елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, өч елга кадәр билгеле бер вазифаларны биләп тору яки эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү куркынычы яный.

https://vk.com/shahrichalli

фото:yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X