МАЙ АЕНА СЫНАМЫШЛАР
Танышыйк әле:
Май ае салкын булса – игенгә туклык.
Майда яңгырлар күп булса, арыш уңар.
Арыш чәчкәндә әрем бик ачы булса, арыш яхшы булыр.
Майның тугызында солы тишелә башласа, бәрәңге утыртырга вакыт.
Унберенче майда юеш булса, бөтен җәй юеш булыр.
Күке күкелдәмичә май җылытмый.
Майның егерме берендә яңгыр яуса, көз яңгырлы булыр.
Песи тәрәзәдән карап торса, көн яхшыга булыр.
Зилә САБИТОВА әзерләде
http://yalkyn.com/
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев